Зәй офыклары

Җирле шагыйрьләр - иҗади батлда

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе коллективы төрле юнәлештәге иҗади эшчәнлеккә зур игътибар юнәлтә. Бүген биредә районыбызның җирле шагыйрьләре ике командага бүленеп иҗади батлда көч сынашты.

- Максатыбыз - районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләрен киң катлам укучыларыбызга җиткерү, үзебезнең җирлектәге талант ияләрен барлап, аларны яңа иҗади эшләргә рухландыру, яшьләребезне иҗатка тарту. Бүген өлкәнрәк һәм урта яшьләрдәге иҗат осталарын туплап әлеге чараны оештырсак, аның дәвамы итеп  иҗатка яңа кереп килүче яшьләребезне дә барлау күздә тотыла. Без быел “Яшь алмашчы” проектын башлап җибәрдек, ул нәкъ менә яшь иҗатчыларны туплауны максат итеп куя. Бу районыбызда игълан ителгән Туган як елы һәм республикабыздагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында туган төбәгебезгә мәхәббәт тәрбияләү, ана телебезнең бөтен матурлыгын тоярга мөмкинлек бирүне дә  үз эченә ала, - дип ассызыклады китапханә директоры Сәрия Батыршина.

Иҗади батлда Фәния һәм Гөлшат Әгъзамовалар, Разия Рамазанова, Фәннур Миннекәев, Миләүшә Хәйруллина, Гөлсем Мирзыянова, Флүрә Гыйниятова, Рәмзия Җиһаншина катнаштылар. Аларның күпчелеге инде күптәннән иҗат мәйданында кайнаса, араларында әле райондашларыбызга иҗатлары белән аз таныш булган якташларыбыз Гөлсем һәм Рәмзия ханымнарның булуы аеруча серлелек өстәде кичәгә. Гөлсем Хәсән кызы мәсәлән, Әхмәт авылында туган, бүгенге көндә Аксар авылында гомер кичерә.

- Мин гомерем буе хисапчы, соңрак социаль хезмәткәр булып эшләсәм дә, күңел хисләремне шигырьләргә салырга яратам.  Инде дөнья күргән “Матур үтик тормыш сукмагын” җыентыгы әхлак, ата-анага хөрмәт, гаделлеккә омтылыш, гаилә темаларын үз эченә алган шигырьләрдән тупланган, - ди ул.

Ә менә Рәмзия ханым Җиһаншина Куш-Елга авылында туып, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

- Туган якка булган мәхәббәт шигырьләремә күчә, без дәрестә балалар белән дә ана телебездә иҗат итүгә зур өстенлек бирәбез. Алар бик теләп үз күңелендәгесен инша, шигырь, нәсерләр рәвешендә ак кәгазь битенә сырлый. Бу минем өчен зур бәхет, чөнки укучыңны ана телендә иҗат итәргә өйрәтә алу, аны бу эш белән кызыксындыра алу бик кирәк дип исәплим, - ди Рәмзия Сөләймановна.

Иҗади бәйгедә җирле шагыйрьләр үз иҗатлары белән дә таныштырдылар, урында ук бирелгән сүзләрне кулланып дүртьюллыклар да чыгардылар, әкиятләрне сәхнәләштерделәр, тапкырлыкта сыналдылар. Ә әдәби кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәк  башкару белән тәмамланды.    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: