Зәй офыклары

«Җирле укытучы» конкурсына иң күп гаризаларны Татарстан укытучылары тапшырган

Конкурска документлар пакетын Россиянең 21 регионыннан 68 укытучы тапшырган. Шуларның 18ен Татарстан педагоглары җибәргән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тагын 13 дәгъвачы Башкортстан, 5әр катнашучы – Оренбург һәм Ульян өлкәләреннән, 4 укытучы – Самара өлкәсеннән, 3 укытучы – Киров өлкәсеннән, 2шәр педагог - Тыва, Марий Эл, Саратов, Чиләбе өлкәләреннән һәм Краснодар краеннан килгән. 1әр укытучы-Мәскәү, Коми, Калмыкия, Дагыстан, Чувашия, Удмуртия, Чечня, Свердлау, Әстерхан һәм Кемерово өлкәләреннән.

Агымдагы атна башында - 6 июльдә, конкурс комиссиясе утырышы булды, ул быел «Җирле укытучы» федераль программасы финалистларын билгеләде. Илнең төрле төбәкләреннән 13 укытучы җиңүче булды, шуларның дүртесе – Татарстан укытучылары.
«10-20 июль көннәрендә педагоглар администрация һәм коллектив белән танышу, биш ел дәвамында эшкә урнашырга ризалык бирү өчен үзләре сайлаган мәктәпләргә чыгарга тиеш. Дәүләт ярдәме чарасы сыйфатында аларның һәркайсы бер миллион сум күләмендә акча алачак", - дип сөйләделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның февралендә «Жирле укытучы» федераль программасының инициаторы Владимир Путин булды. Инициативаның максаты-Россия төбәкләренең ерак районнары һәм авыл мәктәпләре укытучыларына дәүләт ярдәме күрсәтү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: