Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы ул.

Җирле үзидарәнең вазифасы халык мәнфәгатен канәгатьләндерү һәм югары даирәдә ихтыяҗын яклаудан гыйбарәт. Бүген Зәйдә Җирле үзидарә көнен “Энергетик” мәдәният сараенда әлеге шигарь астында тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Аңа авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, район Советы һәм башкарма комитет идарә, бүлек җитәкчеләре чакырылды. Тантананы район башлыгы Разиф Кәримов ачып, залдагыларны Җирле үзидарә көне белән котлап, бер төркем авыл җирлекләре башлыкларына, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларына, район Советы һәм башкарма комитетның идарә һәм бүлек җитәкчеләренә ТР муниципаль берәмлекләр Советы, министрлыклар, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Бүләкләүләр Зәй үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев