Зәй офыклары

Җирлек башлыклары - Дүрт-Мунчада (фоторепортаж)

Зәй районында җирлек башлыкларының урыннарга чыгып киңәшүе дәвам итә.

Тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан оештырылган шундый күчмә утырышларның чираттагысы кичә Дүрт-Мунча авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнаша. Утырышның пленар өлешенә кадәр  анда катнашучылар Дүрт-Мунча товарлыклы-сөтчелек комплексында, Кабан-Бастрыкта   мини-ферма төзегән Ермаковлар хуҗалыгында, әлеге авылда программа буенча төзекләндерелгән  чишмәдә, аның чиркәвендә булдылар, зиратын карадылар.
Пленар өлешендә исә җирлекләрдә үзара салым буеча эш барышы, муниципаль милекләр рәсмиләштерү, интернет һәм телефон элемтәсе, авыл мәдәният  учреждениеләре торышы һәм эшчәнлеге кебек мәсьәләләр күтәрелде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: