Зәй офыклары

Җирлек башлыклары - Югары Мәлемдә

Зәйдә авыл җирлекләре башлыклары өчен урыннарда семинар-киңәшмәләр үткәрү гадәте яши. Мондый очрашулар авылда яшәүчеләрнең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү, авыл халкының эшлеклелек активлыгын күтәрү, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куя.

Бүген шундый киңәшмә Югары Мәлем авыл җирлегендә үтте. Семинарның практик өлешендә анда катнашучылар мәктәптә, балалар бакчасында булып, әлеге укыту-тәрбия бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштылар, Әсгать Ганиевның кече фермасын, Югары Мәлемдә Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган һәйкәлне, Яшьләр урамында республика программасы буенча ясалган юлны карадылар.
Семинарның пленар өлешендә Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, көн тәртибендә муниципаль милекне документлаштыру, агымдагы ел үзара салым программасы буенча эш барышы, авылда яшәүчеләрнең эшлеклелек активлыгын күтәрү, 2019 елның өченче кварталында авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре, санитар икеайлыкка йомгак, җирлекләрнең спартакидада катнашуы һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: