Зәй офыклары

Җирлек мәнфәгате сагында

Узган ел ахырында Бохарай җирлегенә яңа җитәкче - Елена Груздева билгеләнде. Җирлек башлыгына җирлекнең социаль-икътисади халәтен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнә. Кыскасы, торак пункт һәм авыл халкы мәнфәгате сагында булу мөһим. Елена Груздева белән әңгәмәбез җирлекнең узган елгы эшчәнлеге, алда торган бурыч-мәшәкатьләр турында.

-Елена Владимировна, үзегез белән таныштырып китсәгез иде. Моңа кадәр кайсы тармакта хезмәт куйдыгыз?
-Тумышым белән ут күрше Әлмәт шәһәреннән мин. Хезмәт юлымны Бохарай авылының “Урман моңы” балалар бакчасыннан башладым.  Яңа вазифага алынганчы әлеге бакча белән җитәкчелек иттем. Кыскасы, биредә  унбиш еллап эшлим, җирлек эшчәнлеге  һәм  халкы  таныш миңа.
-Бохарай - район үзәгеннән шактый ерак урнашкан җирлекләрнең берсе. Бүген  җирлек ничек яши?  
-Җирлеккә Бохарай, Шунак, Апач, Әлкин авыллары кереп, аларда 678 кеше исәпләнә. Авылларыбызда рус, татар, керәшен, әзербәйҗан, грузин, мордва милләте вәкилләре дус-тату, йола-гадәт алмашып яши.  Филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Миннегулов, агрохимия буенча профессор Владимир Михеев, профессор Владимир Клочков, полковник Василий Клочков безнең төбәктән. «Ромашкино» шифаханәсе безнең биләмәдә урнашкан.  Халыкның күпчелеге әлеге шифаханәдә хезмәт куя. Анда Апач,  Әлкин, Сармашбаш авылларыннан йөреп эшләүчеләр дә бар.
Җирлектә балалар бакчасы, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, элемтә бүлеге эшли.Бохарай мәктәбе берничә авыл балаларына белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көндә мәктәптә 56 укучы белем ала. Күрше авыллар укучыларын мәктәп маршруты автобусы йөртә.  Мәктәп белән тәҗрибәле педагог Руслан Николаев җитәкчелек итә. Укытучылар коллективы тотрыклы,13 укытучы эшли. Мәктәп китапханәсе фонды бай. “Урман моңы” балалар бакчасына исә ике дистә бала йөри.
Мәдәният учреждениеләренә килгәндә, авыл китапханәсе  район фестивалендә призлы урын алды. Мәдәният хезмәткәрләре  җирлек халкын мәдәни учакка тартуның төрле юлларын эзли. “Росиночка” рус хореографик коллективы районда танылып килә.
Җирлектә өч шәхс эшмәкәр кибете эшли. Әлкин, Шунак, Апач авыллары халкын эшмәкәр Никулин, Глушков автолавкалары көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итә.
 -Үзара салым - отышлы алым. Бу уңайдан нәрсәләр эшләнә?
-2019 елда үзара салым буенча 181 мең сум акча җыелып, ул республикадан  905 мең сум булып кайтты. Әлеге акчага Бохарайда Сабантуй узасы урында сәхнә ясалды, кирәк-ярак алынды, Заречная урамындагы чишмәгә беседка куелды. Шунакта елга аша йөрү өчен күпер ясалды. Әлкин авылы эчендәге юл төзекләндерелде, биредә зур ябалдашлы агачлар киселде. Апач авылында  юл ремонтланды.
 –Әлеге программа буенча агымдагы елда нинди эшләр планлаштырыла?
-Быел  исә программа буенча җирлек авылларында  мәгълүмат стендлары урнаштыру, урам яктырткычларын заманчага алыштыру, волейбол  сеткасы һәм тубы алу күздә тотыла. Әлкиндә  чишмәне әйләндереп алу өчен материал алу; Бохарайда  авыл эчендә юл ремонтлау, зират һәм һәйкәлне төзекләндерү, балалар мәйданчыгына элементлар алып урнаштыру;  Шунак авылында урам юлын төзекләндерү планлаштырыла.
-Җирлектә халыкның эшлекле активлыгы - көнүзәк мәсьәлә. Бу уңайдан берничә сүз...
-Җирлектә 13 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Әлеге крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда барлыгы 116 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 55е - сыер. Мал-туар асрау өчен печәнле болынлыклар шактый бездә, мөмкинлекләр җитәрлек. Күпләп сыер  асраган  Светлана Семенина белән  Евгений Семенин узган ел сыер саву аппаратлы булды.  
-Җирлек үзалдына нинди бурычлар куя?
-Әлкин, Шунак, Апач авыллары, Бохарайның  Заречная, Яшьләр һәм Яңа урамнары юллары төзекләндереләчәк. Бохарай биләмәсендә республика программасы буенча аерым янгын посты төзү планлаштырыла. “Татнефть” АҖ булышлыгы белән күпфатирлы йортларны әйләнеп узу юлы реконструкцияләнәчәк.  Безнең алда Әлкин күперенә капиталь ремонт ясау,  су үткәргечләрне алыштыру, күпфатирлы йортларга заманча яктырткычлар кую, җирлек биләмәсе юллары, авыл клубын төзекләндерү эшләре тора.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: