Зәй офыклары

Җирлекләрдә беренче утырышлар үтте

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар белән беррәттән, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнарына сайлаулар да узды.

Кичә 21  сентябрьдә Зәй районы җитәкчелеге катнашында барлык авыл  җирлекләре Советларында дүртенче чакырылыш депутатларын сайлаганнан соң,  беренче утырышлар үтте. 18 авыл җирлегендә - элекке җирле башлыклары, Югары Мәлем, Яңа Спас, Иске Маврин, Югары Шепкә  авыл җирлекләрендә исә  яңа башлыклар    сайланды.  Утырышларда шулай ук җирлеге башлыгы урынбасарлары һәм район Советына  вәкилләр сайланды. Бохарай, Югары Шепкә, Чыбыклы авыл җирлекләрендә узган  утырышларда район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: