Яңалыклар

Җирлектә терлек асраучыларга мөмкинлекләр җитәрлек

Зәй районында өч - Сарсаз, Югары һәм Урта Баграж авылларын колачлаган Баграж җирлегендә терлек асраучыларга мөмкинлекләр җитәрлек.

Җирлектә    Радик  Нәбиуллин, Григорий Коронов, Елизар  Кузьмин, Петр Кузьмин,   Демьян Игнатьев, Михаил  Кондратьев, Александр Утяганов, Александр  Романов,  Альберт Игнатьев, Николай Журавлевлар хуҗалыкларында күпләп үгез малы асрала. Бу - эш тырышлык һәм сабырлык сорый торган четерекле хезмәт. Алар җитештергән ит продуктларын  сатып алу өчен үз сатып алучылары бар. Күпләп  савым сыер асрап, сөт-май продуктлары белән сату итеп, шактый гына гаилә бюджетын тулыландыручылар да бар җирлектә.  Мәсәлән, Константин Петров белән Георгий Таймасов хуҗалыгында – 3, Александр Утяганов - 6, Михаил Кондратьев  хуҗалыгында исә18 баш  савым асрала. Шул рәвешле агымдагы  елда җирлектә мөгезле эре терлек баш саны 147 исәпләнә, шуларның 74е -  сыер. 2017 ел белән чагыштырганда сыерларның баш саны арта төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җирлектә терлек асраучыларга мөмкинлекләр җитәрлек
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар