Яңалыклар

Ирләрнең саулыгын кайгыртып

Татарстан Респуб-ликасы Сәламәтлек сак-лау министрлыгы 2018 елны Ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан итте. Аның кысаларында төрле чаралар уздыру каралган. Шуларның берсе буларак 1 марттан «Иреңне тикшерүгә алып кил» акциясе старт алды. Бу турыда тулырак район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рим Әмиров сөйли.

-Әлеге чараларга район үзәк дәваханәсе теләп кушыла. Аның кысаларында без 1 марттан “Иреңне тикшерүгә алып кил” дип аталган акцияне башладык.  Ул онкологик авыруларны ачыклау өчен ир-атларның  мәни бизендә (простата) ПСА дәрәҗәсен ачыклау тестын бушлай үткәрүне күздә тота. Без 45-65 яшьтәге  2000ләп ир-атны тикшерүне максат итеп куябыз.  Шуны онытырга ярамый, онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклау гына аның белән көрәшүдә уңай нәтиҗә бирә. Шул ук вакытта яман шеш авыруыннан куркырга ярамый, рак - ул диагноз, хөкем түгел. Тикшерү уздырудан тыш, табиблар онкологик авырулар турында мәгълүмат һәм авыруны  кисәтү чаралары турында киңәшләр дә бирәчәк. Әлеге уңайдан шунысын да әйтик, һәр кеше үзенең нинди хәлдә булуына игътибар бирергә тиеш. Бу авыруның алты төрле билгесе бар. Алар – аерым урыннар, бизләрнең шешеп торуы, тәннең теләсә кайсы урынында әйбер үсү, ютәл булу, тавышның үзгәрүе, какырыкта, бәвелдә, тизәктә кан күренү, яңа миңнәр барлыкка килү, искеләренең формасы үзгәрүе. Шулай ук эчәклек борчу, диареядән интегү, сидек куыгы функциясе үзгәрү. Кеше медицина тикшерүен иртәрәк үтсә, аның алдагы тормышы тынычрак була.  Авыру ачыкланган очракта да,  табиблар эш башлау өчен аның иртәрәк ачыклануы бик яхшы.

Исегезгә төшереп үтәм, Татарстанда ел саен мәни бизе рагыннан 400ләп ир-ат үлә. Узган ел гына да республикада 1400 ир-атта патология ачыкланды.

Тикшерү узу өчен поликлиниканың 101нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ирләрнең саулыгын кайгыртып
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар