Зәй офыклары

Бүген - 25 майда Зәй районы мәктәпләрендә "Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре гөрли

Бүген шәһәр-районыбыз мәктәпләрендә чыгырылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый.

Ул XI сыйныфны тәмамлаучы – 177 укучыга һәм IX сыйныфның 553 укучысы өчен яңгырый. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә тантаналы линейкалар уза. Аларда  район Советы,  район һәм шәһәр башкарма комитетының җаваплы  хезмәткәрләре катнаша. Район башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең 2нче мәктәбен  тәмамлаучыларга изге теләкләрен шәхсән җиткерде. Гомумән ул барлык яшьләргә, имтиханнар тапшыруда уңышлар теләп, аларны алга таба район, республика, ил өчен мөһим урыннарда  эшләргә чакырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов исә шәһәрнең 7нче мәктәбендә булды.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: