Зәй офыклары

Иртәгә Татарстанда йортлар янында тавыш бирү өчен участоклар үз эшен төгәлләячәк

Йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 111 меңнән артык кешесе файдаланган.

Иртәгә Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар ябыла. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

 “Бу чорда (25-30 июньдә) татарстанлылар илнең төп документын ачык һавада оештырылган участокларда — йорт яны территориясендә махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда үзгәртүгә карата үз фикерләрен белдерә ала", — диелә хәбәрдә.
Татарстанда барлыгы шундый 430га якын мәйданчык оештырылган.
«Безнең гражданнарга мондый тавыш бирү ысулы бик ошый. Мондый мөмкинлектән 111 мең  татарстанлы файдаланган. 1 июльдә без тавыш бирү өчен участокларда гына тавыш бирәчәкбез, ә алдан хәбәр иткән кешеләр моны өйдә эшли алачак», — дип Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Элегрәк 175 меңнән артык татарстанлының өйдә тавыш бирүе билгеле булды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: