Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бүген Зәйдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре

Шәһәр-район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Быел районда IX сыйныфны - 424, XI сыйныфны 162 укучы тәмамлый. Бүген барлык мәктәпләрдә “Соңгы кыңгарау” бәйрәме узачак, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова.
Шәһәрнең 7нче мәктәбендә соңгы кыңгырау IX cыйныфта укучы 57 һәм XI сыйныфта укучы 36 яшь кеше өчен чыңлаячак.


-Хәзер әлеге бәйрәмгә әзерлек бара. Бер үк вакытта күңелле, шул ук вакытта моңсу да бу үзенчәлекле чара быел да матур узачак, - диде 7нче мәктәп директоры Игорь Биканов.
4нче шәһәр мәктәбен исә 22 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.
-Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында бишесе медальгә дәгъва итүчеләр. Балаларга дәүләт имтиханнарында уңышлар телибез, - ди директор Альбина Ларина.
- Бездә IX, XI сыйныфларны 5әр укучы тәмамлый. Иртәгә узачак “Соңгы кыңгырау” бәйрәме әлеге укучылар өчен истәлекле көн булачак, - ди Сәвәләй мәктәбе директоры Вадим Иванов.
Шунысын да әйтик, мәктәпләрдә чыңлаячак кыңгырау чыгарылыш имтиханнары һәм бердәм дәүләт имтиханнары башлануы турында да хәбәр итә.


Югары уку йортына керүне планлаштырмаган XI сыйныф укучылары өчен беренче дәүләт чыгарылыш имтиханы (рус теле) 25 майда узачак, математикадан имтихан 28 майда булачак.
Югары уку йортларына керүчеләр өчен бердәм дәүләт имтиханы (география, әдәбият, химия) 31 майга билгеләнгән.
IX сыйныфларны тәмамлаучылар өчен беренче гомуми дәүләт имтиханы рус теленнән 24 майда үтәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев