Зәй офыклары

Иртәгәге көнгә ышаныч белән яши (видео)

Һәр инвалидның үз проблемасы, борчу-мәшәкате. Язмыш аларга сынау арты сынау куйса да, аларның һәркайсын тормышны сөю, рухи ныклык берләштерә. Араларында иҗат, спорт, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. Шуларның берсе –шәһәрдәшебез Әнисә Шәфиева.

Педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы исемнәренә ия  ханым кул эшләре остасы булуы белән күптән  танылды инде. Өстәвенә, җирле шагыйрә дә әле ул, спортка да хирыс. Кыскасы, киңкырлы талантка ия затлардан ул. Аңа нечкә тоемлау хисе, нәзакәтлелек, миллиҗанлылык кебек сыйфатлар хас. Әнисә Котдусовна шәһәрдә беренчеләрдән булып балаларны татар теленә өйрәтүгә алына. Ул үзе эшләгән бакчада татар теле кабинеты булдырып, халкыбыз  бәйрәмнәренә  сценарийлар төзи,  балалар өчен шигырьләр иҗат итә. Шуңа да аңа милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары, яшь буынны милли гореф-гадәтләрдә тәрбияләгәне өчен Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә.
Әнисә Шәфиеваның городец бизәге ысулы белән ясалган куна такталары, өстәл-урындыклары күпләрне җәлеп итә, һәртөрле күргәзмәгә үзенчәлек өсти, аны дәрәҗәли. Әлеге мавыгуы аны гомере буе озата бара. Ханым буш вакыты булуга, үзе ясаган  бизәкле өстәл-урындыгына утырып, кул эшенә керешә.
-Кул эшләренә осталык, эшне җиренә җиткереп башкару миндә әти-әнидән килә. Без тугыз балалы гаиләдә эшләп  үстек. Һәр көн кыз балалар чиратлап нинди дә булса камыр ризыгы пешерә идек, кыскасы, кул эше тотып, тегеп, чигеп, бәйләп үстек без,  -ди ул.
Шигырь язу сәләте елдан-ел ачыла бара, хәзер инде ул - берничә китап авторы. «Җан авазы» дип исемләнгән китабы  республика сукырлар китапханәсендә басылды. Аның сукырлар укый алырлык итеп Брайль шрифты белән эшләнгән варианты да бар. “Күңел көзгесе”   исә - соңгы китабы.  Ул Чаллыда басылган. Якташыбызның шигърияте авторның үзе турында, туган як, мәхәббәт темаларын үз эченә алган. Автор чараларда шигырьләрен укыганда зал тынып кала: алар барысы да эчтәлекле, зур тәрбияви әһәмияткә ия.
Җәмәгать эшләрендә дә  катнашырга вакыт таба Әнисә Шәфиева. Инвалидлар җәмгыяте  рәисе урынбасары буларак,  һәрнәрсәдә өлгерлеге белән аерылып тора.
- Шәхси үрнәге белән җәмгыять әгъзаларын алга  әйди, иртәгәге көнгә ышаныч уята. Көчле рухлы, авырлык-лар алдында каушап калмый торганнардан ул Әнисә Котдусовна, - ди инвалидлар җәмгыяте  рәисе  Илдус Талипов.
Ханым республикада  инвалидлар арасында узган шахмат-шашка, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында катнашып, призлы урыннар ала. Бу турыда аның  бихисап күп грамота-медальләре сөйли. Районда спортка йомгак ясау, спортчыларны бүләкләү чарасында  Әнисә ханым «Рухы белән көчле ул»  номинациясендә еш бүләкләнә.
Тормыш иптәше (ул мәрхүм инде) белән бер кыз, бер ул үстергәннәр. Әнисә ханым 6 оныгының яраткан әбисе, бар яктан  үрнәк дәү  әни, балаларына терәк һәм кирәк булып яши. Оныкларын төрле түгәрәкләргә йөртергә дә вакыт таба актив әби.
 Уңган хуҗабикә, бакчачы да әле ул. Алмаларыннан кышка шактый сок,  кайнатмалар ясый,  яшелчәләр тозлый, салатлар әзерли. Урманга барып җиләк, гөмбә җыярга да вакыт таба.  
Шул рәвешле, күңел төшенкелегенә бирелмичә,  зарланмыйча, тормыштан ямь табып яши ул. Тукай әйткәнчә, кулына йә каләм, йә буягычлар ала, йә бакчасына бара. Ә бакчадан аңа бихисап күп эш «ияреп кайта».
 Борчу-сагышларын әнә шул күңелле мәшәкатьләр белән баса белә торганнардан ул Әнисә ханым Шәфиева.   

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: