Зәй офыклары

“Исемеңне онытма” китабы республика архивында

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы оештырган иде.

Анда якташыбыз Алинә Гаязова катнашып, сертификатка ия булды. Ул бәйгегә   Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташларга багышланган фотосурәтләр һәм тарихи язмаларга бай булган “Исемеңне онытма” дип исемләнгән китапны юллады. Әлеге тиңе булмаган китап - туган як тарихын, тарихи вакыйгаларны, нәсел-нәсәбен өйрәнүче, затлы Йосыфхан нәселеннән булган Рәйсә ханым Дәүләтбаева-Мартынованың күпьеллык фәнни эзләнү нәтиҗәсе.  Алинә исә - аның энесенең кызы, шулай ук Йосыфхан нәселеннән. Шунысы игътибарга лаек, басма конкурс хөкемдарларында кызыксыну уяткан. Алинә Гаязова әлеге басманың бер нөсхәсен  Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эше буенча бүлегенә тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: