Зәй офыклары

Исерек килеш руль артына утыру һәм штрафларны вакытында түләмәү – җитди җинаятьләр

Атна саен диярлек ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары Зәй шәһәре һәм районында исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр.

Мондый чараларның ни дәрәҗәдә актуаль булуы турында безгә ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин сөйләде:

- Исерек килеш рульдә йөрү, элеккечә, юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләреннән берсе һәм юлларда иң куркыныч тәртип бозу булып кала. Ел башыннан бирле районда машина йөртүченең исерек хәлдә булуы белән бәйле 6 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 3 кеше һәлак булды һәм 5 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Саннар югары түгел кебек, әмма эш шунда ки, быел һәлак булучылар саны өч  тапкырга, ә аларда зыян күрүчеләр саны 20 процентка артты. Агымдагы елның тугыз аенда полиция хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә 145 машина йөртүче ачыкланды.

Еш кына исерек шоферлар гаебе белән юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылар – балалар зыян күрә. 15 февральдә Островский – Тукай урамы киселешендә ХЕНДЭ автомобиле йөртүчесе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итеп, куркынычсыз тизлек сайламый, төп юлдагы транспорт чарасына юл бирми, нәтиҗәдә ВАЗ 2110 маркалы автомобиль белән бәрелешә. Юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә: 2 пассажир яралана, шуларның берсе - балигъ булмаган, 2006 елда туган бала. Зәй халкына мөрәҗәгать итеп, әйтәм,  әгәр сезнең якыныгыз спиртлы эчемлекләр эчкән икән, аны туктатыгыз, руль артына утыртмагыз. Бәлки, сез аның һәм башка кешеләр гомерен саклап калырсыз. Исерек шоферлар турында хәбәрне шулай ук «Телеграмма» каналындагы аноним чатка җибәрергә дә мөмкин.

Зәй районында 10000 сумнан артык бурычлары булган ЮХИДИ штрафлары буенча түләмәүчеләр 94 кеше тәшкил итә. Тугыз ай эчендә административ штрафны түләмәгән өчен 176 кеше җаваплылыкка тартылды. ЮХИДИ штрафларын 70 көннән артык түләмәсәң, бурыч вакыты чыккан дип санала һәм эш суд приставлары хезмәтенә китә. Бурычлының счетлары һәм банк карталары блоклана, алардан мәҗбүри рәвештә акча күчерелә. Штраф суммасы үзе ике тапкыр арта. Алга таба машина йөртүчене 15 тәүлеккә административ кулга алырга, аның өчен чит илгә чыгу хокукын чикләргә, автомобиль йөртү хокукын вакытлыча чикләргә яки төзәтү эшләренә җибәрергә мөмкиннәр.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: