Яңалыклар

Исерек машина йөртүче тимер юл кичүендә кизү торучыны бәрдергән

Кичә – 4 февральдә 13 сәгать 45 минутта Зәйнең Мирный бистәсендә тимер юл кичүендә кеше зыян күрү белән бәйле юл һәлакәте теркәлү турында хәбәр итә Зәй ЮХИДИ хезмәте.

DANSUN ON-DO автомобилен йөртүче, нык исерек хәлдә булу сәбәпле, тимер юл кичүен кардан чистартып йөрүче дежур хезмәткәрне бәрдерә. Югыйсә җәяүле махсус эш жилеты кигән була, анда яктылыкны кире кайтаручы элемент бар. Алкоголь кулланган килеш руль артына утыручының мәгънәсез гамәле нәтиҗәсендә җәяүле авыр хәлдә Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә озатылган. Ә машина йөртүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Исерек машина йөртүче тимер юл кичүендә кизү торучыны бәрдергән
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар