Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Исерек машина йөртүче тән җәрәхәте алган

Зәй районы Крәшен Мәлеме авылы юлында машина йөртү таныклыгы булмаган 1979 елгы ир-егет һәлакәткә очраган.

Бу хакта Зәй районы ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итәләр. Бүген көндезге сәгать өченче яртыда Зәй-Мәлем юлында ВАЗ 211440 автомобиле йөртүчесе 1979нчы елгы ир-ат тизлек режимын бозып хәрәкәт итә һәм каршы як полосага чыга, нәтиҗәдә идарә итүдә контрольне югалтып юл читенә төшеп әйләнә. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы булмавын, өстәвенә алкоголь кулланган хәлдә булуын билгелиләр. Авария нәтиҗәсендә ир-ат тән җәрәхәтләре алып, Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсенә озатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев