Зәй офыклары

Исерек шоферга сәлам бирмә, полициягә хәбәр ит

ЮХИДИ хезмәткәрләре соңгы 3 көндә исерек хәлдә руль артына утырган 5 машина йөртүчене тоткарлаган.

ЮХИДИ бүлеге  башлыгы  халыкка  исерек шоферларны ачыкларга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

- Соңгы вакытта  шәһәр-районда автотранспорт белән исерек хәлдә  идарә итү очраклары ешайды, нәтиҗәдә исерек шоферлар катнашында юлларда бәхетсезлек очраклары артты, -ди  ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

 Аның әйтүенчә,  ваемсыз шоферлар аркасында кешеләр һәлак була. Агымдагы ел башыннан  исерек шоферлар гаебе белән 3 кеше һәлак булган һәм 5 кеше яраланган.

 Руль артында исерек шоферны күргән очракта, район эчке эчке эшләр  бүлегенең  кизү тору бүлекчәсенә  02, 7-02-02 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: