Зәй офыклары

Ишекләр сатып алу суд белән тәмамлана

Кулланучылар хокукы

Бер ханым  бүлмә ишекләрен сатып алырга уйлаган. Ишекләрнең кибеттә бертөслеләре булмаганлыктан, ул сатып алучы аша җитештерүчегә заявка биргән. Ишекләрне китергәннәр, ләкин аларның берсе - алсу, икенчесе соры-яшел төстә булып чыккан. Дустанә рәвештә әлеге аңлашылмаучанлыкны хәл итеп булмаган, шуңа күрә ханым кулланучылар хокукларын яклау бүлеге аша  Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә. Белгечләр, үз чиратында, дәгъва хатын төзүдә, ә соңыннан судка гариза язуда булышлык күрсәтә. Шулай ук  өченче зат сыйфатында суд процессында дәүләт органы вәкилләре дә катнаша. Кулланучы эшен җентекләп өйрәнү һәм суд тикшерүе барышында ишекләргә, чыннан да, ике төрле шартнамә буенча заказ бирелүен дәлилләү мөмкин була, ләкин беренчесенең кушымтасында акциядә катнашучы товарның төсе күрсәтелмәгән була.  Икенче шартнамә кушымтасында ишекнең төсе, шулай ук аны урнаштыра торган ике кыса комплекты, ике ишеккә дә бер төстәге яңаклар булуы күрсәтелгән. Шуның нигезендә беренче ишекнең дә, икенче ишекнең дә китерелгәндә бер үк төстә булырга тиешлеге хакында күзалларга мөмкин.
Әлеге мәсьәлә кулланучы файдасына хәл ителә. Суд аша дәгъва белдерүчегә ишекләр бәясе һәм әхлакый зыян суммасы түләтелә.
Эльвира Милочкина,ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: