Зәй офыклары

Иске Тәкмәктә Татарстан Президентын электрон юл белән сайлыйлар

Зәй районының Иске Тәкмәк авылында сайлау участогында эш иртәнге сәгать 7 дән күтәренке рухта башланды, Ринат Фәрдиев исемендәге мәктәп бинасында урнашкан сайлау участогы халыкны иртәдән үк дәртле музыка белән үзенә җәлеп итте. Биредә беренче булып бюллетеньнәрне урнага Ирина Степанова салды. Иске Тәкмәк сайлау участогында 190 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирү башлануның...

Зәй районының Иске Тәкмәк авылында сайлау участогында эш иртәнге сәгать 7 дән күтәренке рухта башланды, Ринат Фәрдиев исемендәге мәктәп бинасында урнашкан сайлау участогы халыкны иртәдән үк дәртле музыка белән үзенә җәлеп итте. Биредә беренче булып бюллетеньнәрне урнага Ирина Степанова салды. Иске Тәкмәк сайлау участогында 190 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирү башлануның беренче сәгатендә үк 15 кеше сайлады. Биредә искетәкмәклеләр һәм Бүре-Сарай авылында яшәүчеләр сайлый. Әлеге сайлау участогы районда электрон тавыш бирү оештырылган участокларның берсе булуы белән дә үзенчәлекле. Монда Татарстан Президентын сайлау электрон юл белән оештырылган, ә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау язмача бюллетеньнәр белән башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: