Зәй офыклары

Иске йорт легендасы

28 ноябрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда «Серле йорт” квест-уены оештырылды.

Чарада катнашучыларны Ляля чегән хатын-кызы каршылады. Ляля теләге булганнарга кәрт ачып, язмышлары турында сөйләде. Аннан ул кунакларны бүлмәгә дәште, ә анда күкрәк баласы елавы ишетелде. Ул да булмады - бүлмә ишеге бикләнде. Кунакларга аннан чыгу өчен өрәк әзерләгән биремнәрне үтәргә туры килде.  Әлеге серле бүлмәдән чыкканнар граммофон тавышы астында  кунак бүлмәсенә уздылар. Анда аларны патша указы белән укчылар, кызлар, өрәкләр көтә. Бу бүлмәдә нәрсә булганын квест уенында катнашучылар гына белә.

Юлия Бутакова, туган як тарихын өйрәнү музее фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: