Зәй офыклары

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында террорчылык турында сөйләштеләр

Иске Зәй мәдәният йортында террорчылыкны кисәтү максатыннан “Сак булыгыз, терроризм” темасына әңгәмә уздырылды.

Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» төшенчәләре аңлатылды. Шулай ук теракт куркынычы барлыкка булган очракта һәм заложникка эләккән очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшү булды. Көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен үтәргә тиешле барлык кагыйдәләр дә ныгытылды.
Чараның максаты балаларны һәм яшүсмерләрне экстремаль шартларда дөрес карар кабул итәргә, террорчылык актларын булдырмау өчен тирә-юньдәге вакыйгаларга игътибарлырак һәм күзәтүчән була белергә өйрәтү иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: