Зәй офыклары

Иске Зәй бистәсендә заманча баскетбол мәйданчыгы ачылды

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика президент программасы кысаларында бүген Зәйдә тагын бер баскетбол мәйданчыгы ачылды. Заманча таләпләргә яраштырып ясалган мәйданчык Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәп ишегалдында урнашты. Бу - әлеге мәктәп территориясендә республика программасы буенча төзелгән икенче спорт мәйданчыгы. Беренчесе узган ел мини-футбол мәйданчыгы буларак сафка баскан иде, быел...

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика президент программасы кысаларында бүген Зәйдә тагын бер баскетбол мәйданчыгы ачылды. Заманча таләпләргә яраштырып ясалган мәйданчык Иске Зәй бистәсендә 1нче мәктәп ишегалдында урнашты. Бу - әлеге мәктәп территориясендә республика программасы буенча төзелгән икенче спорт мәйданчыгы. Беренчесе узган ел мини-футбол мәйданчыгы буларак сафка баскан иде, быел исә икезәйлеләргә баскетбол һәм волейбол уеннары белән шөгыльләнү өчен йомшак җәймә салынган заманча тагын бер мәйданчык бүләк ителде.

- Безнең Зәебезне юкка гына сәламәт яшәү рәвеше алып бару зонасы дип игълан итмәдек. Максатыбыз - спорт яратучы, файдалы гамәлләр белән генә мәшгуль булырга теләгән яшь буын тәрбияләү, шул исәптән өлкәннәрне дә спортка мөмкин кадәр күбрәк тарту. Иске Зәй бистәсендә 5 мең чамасы кеше яши, аларның барысы да тудырылган мөмкинлекләрдән яратып файдаланыр дип өметләнәбез. Быел бистәдәге мәктәп төзекләндерелде. Менә хәзер ике заманча спорт мәйданчыклы булдыгыз. Республикабыз, илебез җитәкчелегенең бу эшләргә куйган тырышлыгын сез, балалар, яхшы укуыгыз, спорт өлкәсендә уңышлар яулавыгыз белән җавапларга бурычлысыз. Олимпия чемпионы Федор Симашев төбәгеннән киләчәктә дә чемпионнар чыгуына зур өметләр баглыйбыз. Универсаль спорт мәйданчыклары, Россия күләмендәге иң эре чаңгы -биатлон үзәге төзү, олимпия резервындагы чаңгы спорт мәктәбе булдыру планнары белән яшибез. Аларга сезнең хәзер алдан ук ныклы хәзерлектә булуыгыз кирәк, - дип мөрәҗәгать итте балаларга, әти-әниләргә тантаналы чарада башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов.

Ә спортта уңышларга килгәндә, 1нче мәктәп укучылары арасында андыйлар бар. Мәктәпнең кызлар һәм малайлар баскетбол командалары республика күләмендә мәктәп укучылары арасында үткәрелүче "КЭС -Баскет" ярышларында актив катнашып килә.

- 2010 елда безнең укучылар әлеге ярышларның муниципаль этабында җиңү яулап, төбәк ярышларында да өченче урынны алуга иреште. Моның өчен команда истәлекле бүләк, махсус Кубоктан тыш, командага җитәрлек форма алды. Укучыларыбыз аны иң мөһим ярышларда гына киеп җиңүләр яулый. Ә аннан соңгы елларда муниципаль этап ярышлары призерлары булып киләләр, - ди физкультура укытучысы Светлана Уразайкина.

1нче мәктәптә баскетбол буенча спорт юнәлешен сайлаган спорт классы да бар. Инде Икенче сыйныфтан тренер Иван Волков кул астында шөгыльләнүче яшь баскетболчылар быел бишенчегә бара. Алар заманча спорт мәйданчыгы булдырылуга аеруча нык сөенде. Иске Зәй бистәсе исемен символлаштырып, алар үз командаларын "СтарЗ" дип атаганнар.

Мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова тиз арада спорт мәйданчыгын сафка бастырган өчен "Су каналы" ҖЧШ төзүчеләренә рәхмәт белдереп, оешма директоры Наил ка Рәхмәт хаты тапшырды. Ә балалар үз чиратында спорт мәйданчыкларында шөгыльләнеп югары күрсәткечләргә ирешергә сүз бирде.

Спорт мәйданчыкларыннан көндез укучылар, кече яшьтәге файдаланса, кичләрен биредә бистә яшьләре, өлкәннәрнең футбол, волейбол, баскетбол уйнавы күздә тотыла. Спорт мәйданчыклары караңгы төшкәнче эшләсен өчен махсус яктырткычлар белән җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: