Зәй офыклары

Иске Зәй мәдәният йортында иң яхшы номерларны үз эченә алган тамаша булды

Кичә Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында “Театр дөньясында” район фестивале узды.

Фестивальдә катнашучылар төрле номинацияләрдә әзерләгән иң яхшы номерларын күрсәттеләр. Номинацияләр “Киләчәк кичке күлмәкләр модасы”, “Мультфильм геройлары белән аттракцион”, “Пантомима” миниатюралар театры, “Стюардеса” бию иҗаты, “Балалар тормышы” күләгәләр театры, пародияләр театры, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән  театрлаштырылган күренешне үз эченә алган иде. Барлык тамашалар да бер сулышта узды. Монда җыр, бию, юмор, шигъри фәлсәфә, театрлаштырылган күренешләр, кыскасы, барысы да булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: