Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Иске Зәй укучылары янгын сүндерү хезмәте постына экскурсиягә барды

Укучыларның язгы каникуллары бара. Бу уңайдан балалар куркынычсызлыгына багышланган махсус чаралар үткәрелә.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең V сыйныф укучылары белән Иске Зәйдәге янгын сүндерү хезмәте постына экскурсиягә бардылар.  Янгын күзәтчелегенең пост җитәкчесе Дмитрий Грушев балаларны янгын сүндерүче, коткаручы һөнәре белән таныштырып, гадәти булмаган турында эшләре турында сөйләде.

“Укучылар курку белмәс һөнәр ияләре белән якыннан танышты, янгын сүндерү машинасына утырып, киемнәрен киеп карады. Мондый авыр киемнәрне киеп, ут афәтенә каршы көрәшү, бәлага тарыганнарны коткару өчен бик көчле, тырыш, сәламәт булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр", - ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.

Иң мөһиме - укучыларда йорт һәм җәмәгать милке иминлеге өчен җаваплылык хисе барлыкка килү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев