Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Иске Зәйдә 76нчы Җиңү көнен каршыладылар

Бүген - 8 майда Иске Зәйдә ветераннар, бистә халкы, укучылар, район җитәкчелеге һәм активы катнашында Җиңү көненә багышланган парад узды.

Иске Зәй бистәсендә 9 Май - Җиңү көне уңаеннан оештырылган тантаналы чара, парадка табигать тә хәер-хаклы булды. Җылы кояш нурлары гүя инде берничә генә калган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш чоры балаларын, тыл хезмәтчәннарен әнә шулай иркәли.

Тантаналы чара 1нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашындагы сугыш чоры ачысын чагылдырган кече спектакль белән башланып китте, аларны солдат җырлары белән "Азаль" вокаль-хореография ансамбле, "Каенкай" балалар бакчасы сабыйлары, мәктәп укучылары чыгышлары алыштырды.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Җиңү көне белән котлап, батырларны искә алды, Зәй халкының Бөек Җиңү өчен куйган тырыш хезмәтенә рәхмәт белдерде.
- Без имин тормыш өчен башларын салганнар алдында баш иябез, тырыш тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Яшь буын алар үрнәгендә тәрбияләнә, - диде ул.

Тәбрикләү сүзләрен район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, "Сугышчан бердәмлек" хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин җиткерделәр.
- Мин бүген балаларыбызның тыныч тормышта яшәп, матур чыгышлар ясавына куанып күзәттем бәйрәм тантанасын, бу шулай гасырлар буена дәвам итсен, - диде Геннадий Сәмигуллович.

Тантанада катнашучылар имин тормыш өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

 Парадтан Энҗе Әгъләмова  фоторепортажын тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев