Зәй офыклары

Иске Зәйдә балалар чанада шуып узышты

Гыйнвар башындагы яллар безгә саф һавада күңел ачу өчен искиткеч матур һава торышы бүләк итте.

8 гыйнварда Иске Зәй бистәсендә үзәк чыршы янында балалар өчен чана шуу ярышлары оештырылды. Ярышларга балалар тиз хәрәкәт итү чаралары - тюбинглар, катыргылар, чаналар белән килде. Берничә тапкыр таудан шуып төшеп, ледянкада шуучы Арина җиңү яулады. Бу көнне музей хезмәткәрләре дә балалар һәм аларның әти-әниләре белән совет чоры уеннарын уйнадылар.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: