Зәй офыклары

Иске Зәйдә “Хәтер паркы” булдырыла

Елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими. Исәннәренең дә инде сәламәтлекләре мактанырлык түгел, аларның күбесе өйләреннән чыгып йөри алмый. Ветераннарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер паркы" булдырды. Паркка агачлар ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән берлектә утыртылды. Агачларга ветеран теләкләре язылып, элмә такталар куелды. Узган көз дә, булачак Парклар...

Елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими. Исәннәренең дә инде сәламәтлекләре мактанырлык түгел, аларның күбесе өйләреннән чыгып йөри алмый. Ветераннарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер паркы" булдырды. Паркка агачлар ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән берлектә утыртылды. Агачларга ветеран теләкләре язылып, элмә такталар куелды.

Узган көз дә, булачак Парклар һәм скверлар елын истә тотып, мәдәният йорты тирәсенә ветераннар белән бергә 120ләп төп агач һәм куак утыртылган иде, быел шуларга элмә такталы тагын 20 агач өстәлде. Мәсәлән, сугыш ветераны М. Д. Лукьянов яшьләргә мөрәҗәгать итеп, элмә тактага түбәндәге сүзләрне язды: "Белемгә омтылыгыз, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, өлкәннәрнең, зирәк кешеләрнең сүзләренә игътибарлы булыгыз". Ветераннар әлбәттә, агач утырта алмый. Алар өчен бу эшне бик теләп тыл ветераннары М. Фазлыев, З. Миңнехуҗин, С. Сәхипҗанова башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: