Зәй офыклары

Иске Зәйдә кышкы каникулларны мавыктыргыч үткәрделәр

8 гыйнварда район мәдәният йорты мәйданчыгында Иске Зэй балалары өчен "Кышкы карусель" исемле күңел ачу программасы үткәрелде.

Балалар рәхәтләнеп «Кыш турындагы шигырь», «Табышмаклар», «Кар фантазиясе» «Бау тарту», «Кем тизрэк» һ.б. конкурсларда катнаштылар. Кышкы әкияткә тылсымлы сәяхәт ясаганнар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли җырлар җырладылар. Балалар күңелле, кызыклы итеп вакытны үткәрделәр һәм конкурста катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: