Зәй офыклары

Иске Зәйдә нардуганнар йөри

Иске Зәй мәдәният йорты хезмәткәрләре районыбызда яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен,йолаларын, гореф-гадәтләрен мәдәни-агарту эшчәнлегендә актив кулланалар.

Бу көннәрдә алар бистәдә Нардуган йөрүләр оештырдылар. Нардуган - Раштуадан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган күңел ачу бәйрәме.
Элек Нардуган вакытында керәшен авллары гөрләп торган. Авыл халкы үзенең бөтен талантын күрсәткән, беркем дә өйдә утырмаган. Урам үзенә күрә сәхнә, халык артист та, тамашачы да булган, яшьләр төрле җанварлар булып киенеп, шамакайланып урам буйлап, шулай ук йортларга кереп йөргәннәр.
Иске Зәй үзешчәннәр дә өйләргә кереп шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар. Шулай итеп, халыкка бу көннәрнең Нардуган чоры искә төшергәннәр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: