Зәй офыклары

Иске Зәйдә Сабантуйга бүләк җыялар

Кичә Иске Зәй бистәсендә Сабантуйга бүләк  җыйдылар.

Берничә төркемгә бүленгән мәдәният, мәгариф, яшьләр үзәге  хезмәткәрләре урамнар буйлап җырлар җырлап күркәм йоланы үтәделәр. Бу матур йола биредә, гадәттәгечә,  кичен оештырыла. Искезәйлеләр аңа актив кушылды.

 Иске Зәйдә 7 июньдә милли бәйрәмебез  - кичке Сабантуй  узачак. Бүләк җыючылар бистә халкын бәйрәмгә дә чакырып йөрде. Сабантуй күңелле булырга охшап тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: