Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Иске Зәйдә җәйге матур кичләрдә “Йолдызлар атылганда” дип исемләнгән гаилә кичәләре оештырыла

Йолдызлар белән тулы күк йөзенә сокланмаган кеше сирәктер. Күктәге йолдызлар атылган вакытта кайберәүләрнең йолдыз атылганда теләгеңне әйтеп кал, дигәнен ишетергә туры килә.

Төнге күккә карап торган кешеләрнең фантазиясе чиксез. Нәкъ менә мондый күзәтүләр өчен август - иң яхшы ай. Һәр елның җәй ахырында һәм көз айларында төнге күк йөзен “йолдызлар яңгыры” бизи.
Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның “Зәй. Космоска очыш" проекты буенча оптик приборлар ярдәмендә күкне күзәтергә мөмкин.

Музей хезмәткәрләре җәйге матур кичләрдә “Йолдызлар атылганда” дип исемләнгән гаилә кичәләре оештыра.
 

“Әлеге проектның төп катнашучылары - Зәй гаиләләре, аларның күбесе Иске Зәйдә “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган йортларда яши. Мобиль станцияләр Мәктәп, Бакча урамнарында, Совет - Громов тыкрыгында оештырылды һәм анда катнашучылар саны арта бара. Оптик приборлар ярдәмендә аеруча айны гаҗәпсенеп күзәтәләр чараларда катнашучылар”, - ди проектның авторы, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре, “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.
 

Бу уникаль тамаша күп гаиләләрне берләштерә һәм Зәйнең космос белән бәйле тарихын искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев