Зәй офыклары

Иске Зәйдә йорт янган

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Узган атнада район янгын күзәтчелеге бүлеге 6 чакыру алган. Шуның 3есе ялган чакыру булып чыккан, берешәр очрак - ризык көю, полиция белән хезмәттәшлек итү буенча. Ә бер очрак янгын белән бәйле. Бу хакта район янгын күзәтчелеге бүлегеннән  хәбәр итәләр.
7 августта 10 сәгать 7 минутта “Глонасс+112” системасы аша Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр алына.  Биредә Пролетар урамында бер йортта ут чыга. Йортның түбәсе янып бетеп, өйнең эченә дә зыян килә. Ут электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: