Зәй офыклары

Иске Зәйдә үзенчәлекле автойөреш үтте

Иске Зәй бистәсендә, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап автойөреш оештырылды. "Безгә сугышны белдермәвегез өчен Рәхмәт Сезгә!" дигән девиз астында автойөреш Иске Зәй бистәсенең барлык урамнары аша үтте. Шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин җитәкчелегендә 12 экипаж искезәйлеләргә Җиңү бәйрәме рухын бирде. Чарада катнашучылар сугыш елларында фронтка китүчеләрне озату урыны булган иске...

Иске Зәй бистәсендә, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап автойөреш оештырылды. "Безгә сугышны белдермәвегез өчен Рәхмәт Сезгә!" дигән девиз астында автойөреш Иске Зәй бистәсенең барлык урамнары аша үтте. Шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин җитәкчелегендә 12 экипаж искезәйлеләргә Җиңү бәйрәме рухын бирде. Чарада катнашучылар сугыш елларында фронтка китүчеләрне озату урыны булган иске хәрби комиссариат урынында митинг үткәрде. Аннан сугыш ветераннары Василий Емелин, Анатолий Иванов, Максим Лукъяновларны өйләрендә үзенчәлекле котлау оештырылды. Автойөрешнең иң соңгы тукталышы "Азатлык китерүче солдат" һәйкәле янында булды. Өлкәннәрне хөрмәтләүгә аеруча яшьләрнең күпләп катнашуы куанычлы, дип ассызыклый чараны оештыручы Илгизә Мотыйгуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: