Зәй офыклары

Иске Зәйнең яшьләр үзәгендә ачык ишекләр көне үтте

Бүген Иске Зәйдәге яшьләр үзәге яңа иҗат сезонын башлап, ачык ишекләр көне үткәрде.

Аңа 1нче мәктәпнең барлык укучылары килде. Укытучылар, балалар һәм ата-аналар  үзәктә эшләүче түгәрәкләр, алга таба оештырылачак чаралар белән танышты. Биредә моңа кадәр шөгыльләнгән укучылар исә, нәрсәгә өйрәнүләрен, кул эшләре, күрсәтмә чыгышлар аша дәлилләделәр, мастер-класслар күрсәттеләр. Үзен җәлеп иткән юнәлешләр буенча үзәккә шөгыльләнергә йөрергә теләүчеләргә мастер-классларда үзләрен сынап карау мөмкинлеге дә тудырылды.
-Безнең   үзәктә спорт-туристлык клубы, шахмат, хореография, гамәли сәгать түгәрәкләре, ирекле һәм билбау көрәше секцияләре эшли, яшь ярымнан алып өч яшькә  кадәрге балаларга иртә үсеш төркемендә шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Шунысын да әйтик, быелгы сезонда вокал һәм театр сәнгате түгәрәкләре ачылачак. Балалар белән квалификацияле белгечләр шөгыльләнәчәк, - диде яшьләр үзәге директоры Алла Уразайкина.
Ачык ишекләр көне бәйрәм төсен алды. Чөнки балалар белән музыка астында уеннар оештырылды, флеш-моб үткәреде. Алар лотерея уйнатуда да катнаштылар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: