Зәй офыклары

Искетәкмәклеләр чишмә суы эчә башлады

Авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү “Саф су” республика программасы нигезендә мөмкин булды.

Республикада тормышка ашырылучы "Чиста су" республика программасының төп максаты - халыкны санитар-эпидемиология таләпләренә туры килә торган су белән тәэмин итү.
Әлеге программа нигезендә бу көннәрдә районыбызның Иске Тәкмәктә яшәүчеләр дә чиста су эчә башлады.
-130 хуҗалыклы әлеге авыл халкы шактый еллар артезиан скважинасыннан килгән судан файдаланды. Әмма аның сыйфаты бик начар иде. Район җитәкчелеге ярдәме белән без “Саф су” программасына керә алдык. Авыл янындагы  чишмәдән халыкны су белән тәэмин итеп булуны дәлилләдек. Казан оешмалары белән 2018 елда проект эшләнде, башка эшләр башкарылды. Узган ел әлеге проектны тормышка ашыру финасланды һәм менә быел барлык эшләр тәмамланып, авылга чиста су килде, - ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: