Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Истә, һаман да истә”: Ринат Гәрәевны искә алу кичәсе узды

“Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Зәйдә беренче профессиональ “Зәй утлары” җыр һәм көлке театрын оештырган режиссер, актер Ринат Гәрәевне искә алу кичәсе булды.

“Зәй утлары” җыр һәм көлке театрын оештырган режиссер, актер Ринат Гәрәевне искә алу кичәсенең Халыкара театр көне алдыннан оештырылуы аңа үзенчәлек, аерым төсмер өстәде. Ринат Гәрәевкә, исән булса, февраль аенда 76 яшь тулган булыр иде.
Кичәне “Адымнар” татар мәдәнияте клубы оештырды. Аңа Ринат Гәрәевнең гаиләсе, туганнары, дуслары, аның белән бергә эшләгән һәм хезмәттәшлек иткән, театр сәнгатен үз иткән зәйлеләр чакырылды.
Чарада якташның татар миниатюралар театрын ачуы, аңа халык агиттеатры исеме бирелүе, аннан Зәйдә профессиональ “Зәй утлары” җыр һәм көлке театрын оештыруы турында сүз барды, хәтер-хатирәләр барланды. Ринат Гәрәев җитәкләгән театрда канат ярып, зур сәхнәләргә күтәрелгән якташлар шактый. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган артисты Петр Минеев.
-Мин 16 яшемдә театрга килдем. Аңа кадәр бирегә минем апам йөри инде. Мин беркөнне әйтмичә генә, аңа кадәр театрга килеп баскан идем. Апа белән театрга йөрүебез турында әти-әнигә әйтмәскә булдык. Ничек инде алар белми калсын?! Мине Ринат абый җылы каршы алды һәм мин шул көннән үземне театрга багышлап, язмышымны мәдәният тармагы белән бәйләдем, - дип хәтер йомгагын сүтте Петр Минеев.
Зәйлеләр Ринат Гәрәев сәхнәләштергән Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә”, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”, Әнгам Атнабаевның “Балакайларым”, Туфан Миңнуллинның “Кырларым-тугайларым” һ.б. спектакльләрен яхшы хәтерли булыр.
Якташыбыз Петр Минеев Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклендә һәм башка тамашаларда уйнаган мизгелен әле дә сагынып сөйли.
-Мин тормыш иптәшем Изалия белән театрда таныштым, улым да Ринат Гәрәевкә йөрде, – ди Петр Иванович.
Чара барышында Ринат Гәрәевнең гаиләсе, туганнары, дуслары, аның белән бергә эшләгән һәм хезмәттәшлек иткән якташларының сөйләр сүзе күп булды. Алар Ринат Гәрәев белән эшләгән чорны, гас-трольләр, репетицияләрне мавыктыргыч итеп сөйләде.
Кичә берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч чыгышлар белән чиратлаштырылып алып барылды. Фотографияләр, “Зәй утлары” афишалары, артистның бүләкләреннән торган күргәзмә чараның йөзек кашы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев