Зәй офыклары

Иҗтимагый киңлекләр яңара

“Мәктәп тавы” проекты буенча төзелеш барышын тау өстенә менеп хәйран калып күзәттем. Киләсе елга биредә гаҗәеп су коену һәм ял итү зонасы булачак. Зәйлеләргә Кырым, Сочиларга да барып йөрисе булмас, шәт.

Шәһәрнең яңа һәм Иске өлешен тоташтыручы әлеге проект бирегә туристларны җәлеп итәчәк әле,  дип каршы алды безне  Мәскәүдән кунакка кайткан якташ Андрей  Иванов. Без журналистлар биредә булганда төзелеш эше барышы белән күпләр кызыксынды.  Кызыксынырлык та, чын мәгънәсендә тарихи урын булган шанлы һәм данлы тау итәгендә гаҗәеп ял урыны  булдырыла.
Әлеге масштаблы эш моннан ике ел элек  районның   “Зәй шәһәренең тарихи үзәге “Мәктәп тавы” проекты белән Бөтенроссия конкурсында катнашуыннан башланды. Шунысы игътибарга лаек, проект буенча төзелешкә халык тәкъдиме, үтенечләрен өйрәнелеп керешелде.   Һәм аның буенча эшләр  этаплап башкарыла. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре биредә еш булып, фотофиксация үткәрә, проектның һәр мөһим мизгелен тарихка кертеп калдырырга тырышалар.                                     
                                                
Боз урыныннан
кузгалды

Бар эш нияттә. Узган ел проектның беренче чираты буенча  эш башланып:  су коену (пляжы) белән яр буе зонасы объектлары эшләнде.  Аларны булдыруда Чаллының “Төзү-төзекләндерү оешмасы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте хезмәт куйды. Алар суга төшү урынына металл корылмалар ясады. Яр кырлары буйлап бетон дивар урнаштырылды.  Аннан бетон салынып, фундаментка брусчатка түшәлде.  Моннан тыш, иске су коену урынына суга төшү өчен авыш бетон плитәләр урнаштырылды. Әлеге эшләр белән беррәттән, яр буйлары махсус экскаватор белән олы ташлардан арындырылды.  Элекке “Волна” ашханәсеннән бераз астарак,  яр  буена илтүче юлга асфальт түшәлде, машиналар кую өчен урын ясалды. Су коену зонасына керү өлешендә “Заинск” дип язылган зур-зур колонналар куелды.
                                                
Дубайдагы кебек
ак ком булачак

Проект буенча агымдагы елда да эш дәвам итә. Быел биредә төзү эшләрен Әлмәттән килгән “Стройсервис”  төзелеш оешмасы төзүчеләре башкара. Аларның тәҗрибәсе бар: Әлмәттә шундый су коену урыны ясаган булганнар. Кыскасы, биредә бүген кызу эш бара. Төзелешнең икенче  этабында исә коену, кызыну өчен махсус комлы урын булдырыла. Төзүчеләр Дубайдагы  кебек ак комлык булачак, дип шаярттылар безне. Балалар өчен  мәйданчык булдыру (су коену, кызыну урыны) да күздә тотыла һәм анда спорт,  уен инвентарьлары урнаштырылачак. Биредән җәяүлеләр өчен  Мостовая  урамы чатына кадәр заманча тротуар булдырылды. Шул рәвешле яр буйлап бистәнең икенче очына барып чыгарга мөмкин.  Яр буйлап стационар яктырткычлар урнаштырылды.  Проектчылар әйтүенчә, биредә амфитеатр да ясалачак. Хәзерге вакытта  павильон зонасы, шул исәптән  инвентарьләр бирү өчен прокат пункты да сафка басып килә. Киләсе елда биредә су коенырга, кызынырга,  су мотоциклы, катамаран, көймәләр алып ял итү мөмкинлеге булачак.  Без биредә барган зур масштаблы эшләрне күреп сөенеп кайттык.

Проект буенча эш алдагы этапта да дәвам итәчәк. Алга таба тарихи һәм күзәтү зоналарын төзекләндерү карала. Ни өчен нәкъ менә бу биләмә сайланды соң?  
-Мәктәп тавы шәһәр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки Зәйгә нигез нәкъ биредә салынган.  Әлеге зонаның төп идеясе крепостьне торгызмыйча тарихны күрсәтү, шәһәрдә яшәүчеләр һәм аның кунакларына Крестовоздвиженский чиркәве белән  Иске Зәй  мәчете һәм уку-укыту үзәге күренешен капламыйча, аны заманча формада искә төшерү, - ди район җитәкчелеге.
Мәктәп тавына Орджоникидзе урамы ягыннан кереләчәк. Шул рәвешле алга таба  туристларны җәлеп итәрлек итеп  Мәктәп тавы һәм Орджоникидзе урамы биләмәсен төзекләндерү эше тора.
Шәһәребез, табигате  матур булган  урында урнашкан: ул Зәй елгасының ике ягына да таралган, узып баручыларны гүзәллеге белән җәлеп итә. “Мәктәп тавы” калкулыгыннан Зәй сусаклагычы акваториясенә матур күренеш ачыла. Әлеге матур һәм тарихи урынны Крестовоздвиженский чиркәве белән  Иске Зәй мәчете очлап тора.
Шулай итеп, проект тарафыннан халыкның ял итү урыны һәм туристлык маршруты да  карала.  Янәшәдәге  россиякүләм чаңгы ярышлары уза торган “Ялта-Зәй” чаңгы үзәге дә туризм үсүгә үзенең өлешен кертми калмас, шәт.
Бирегә килеп, кеше үткәне, бүгенгесе,  шәһәрнең киләчәге белән  танышачак. Яңадан үзенә әлеге урынның матурлыгы, мәдәни кыйммәтләргә бай булуын ачып, яңа башлангычлар өчен көч-куәт, күңел күтәренкелеге алачак.                               

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: