Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Иҗтимагый совет әгъзалары эш шартлары белән таныштылар

Зәй район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючыларның яңа бинага ел ярымнан, ягъни киләсе елның Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үткәндә күчүе планлаштырыла.

Зәй районы эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары, личный составның район электр челтәренең элекке бинасына вакытлыча урнашып эшли башлау сәбәпле, биредә булып, бүлекләрнең ничек урнашуы, эш шартлары белән таныштылар.

Ачыклап үтик, район эчке эшләр бүлеге адресын вакытлыча гына үзгәртте. Чөнки бүлек өчен өр-яңа бина төзелә һәм искесе дә ремонтланачак. Биредә хезмәт куючыларның яңа бинага ел ярымнан, ягъни киләсе елның Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үткәндә күчүе планлаштырыла.

Иҗтимагый совет әгъзалары белән очрашу район эчке эшләр бүлегенең личный состав белән эшләү бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе Илнур Шакиров катнашында үтте. Ул совет әгъзаларын бүлектә эшләүче яшь белгечләр белән таныштырды. Сөйләшү-аралашу вакытында хокук сагында торучыларның хәзерге шартларда эшчәнлеге, хокук бозучылар белән көрәштә  һөнәри һәм гражданлык бурычын намус белән үтәү мәсьәләләре күтәрелде.

Илнур Шакиров район эчке эшләр бүлеге иҗтимагый тормышында актив катнашулары, шулай ук Россия эчке эшләр органнары һәм эчке эшләр гаскәрләрендә ветераннар оешмалары оешуның 30 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бүлек ветераннары Людмила Тибилова һәм Зөфәр Мөхәммәтдиновка  районы эчке эшләр бүлеге Рәхмәт хаты тапшырды.

 

Автор фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев