Зәй офыклары

Җитмеш төрле һөнәргә ия машина йөртүче

Һөнәр сайлаганда күпчелек авыл малайлары шофер, машина йөртүче булам дип хыяллана.

Авылдашыбыз Җәмил Гариф улы Шакиров 1938 елда Югары Пәнәче авылында туа. Әтисе сугыштан кайтмый, шуңа күрә дөньяның ачысын да, төчесен дә күп күрә. Ләкин Җәмил абый бер дә зарланмый, һаман җор телле. Шул авыр елларның да гел кызыклы вакытларын гына искә төшерә. Ул бик хәрәкәтчән, бер урында озак утырырга да яратмый, кая да булса эш табып юлга чыгып китәргә ашыга.
Җәмил абый гомеренең яртысыннан күбрәген руль артында үткәргән. Башта ул мотоцикл йөртергә таныклык алган. Тракторист-машинистлыкка, аннан соң 1956 елда механик-комбайнчы булырга укый. Укып бетергәч, 1957 елда Алтай якларына пароход белән Молотов (Пермь) шәһәре аша икмәк җыярга җибәрәләр. “Шунда гомеремдә беренче тапкыр морс эчтем, шуның тәмен әле һаман да оныта алмыйм, шул хәтле тәмле иде”, -дип искә ала Җәмил абый шул  вакытларны.
Анда бер сезон эшләгәч, туган якларга кайтып ике ел комбайнда эшләп, тагын Алтай якларына китә. 1960 елларда туган якларга кире кайткач, Минзәлә якларында буровойда җиде ел ярым эшли. Колхоз рәисе Йолдыз Курмашев, белемле комбайнчы дип, колхозга чакырып кайтара. Берничә ел комбайнда эшли. 1970 елдан өч Пәнәче авылына бригадир итеп билгелиләр. Шуннан авылдан-авылга мотоциклда чаптыра инде. Өч авыл арасын мотоцикл белән көненә ничә тапкыр гына урады икән?!.
1974 елда Чаллыда шоферлар курсын тәмамлап, машина йөртүче таныклыгы ала. Таныклык алган көннән алып бүгенгә кадәр көндә юлда. Әгәр Җәмил абый узган чакрымнарны санасаң, җир шарын әйләнеп чыгарга мөмкин булыр иде, мөгаен. Көн-төн дими, яңгыр-буранга карамый юлга чыгып китә ул . “Елдагы 365 көннең 3 көне бар микән мин руль артына утырмаган. Аллага шөкер, шушы көнгә җитеп, күзлек кигәнем юк, иң вак хәрефләрне дә күрәм, елларга бирешмичә, яшәргә дә яшәргә әле. Шулай исән-сау гына юлларда йөрергә язсын,“ - ди Җәмил абый.
Юлларыгыз һәрчак имин, хәвеф-хәтәрсез булсын иде.
Дамирә Шәрифуллина. Югары Пәнәче

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: