Зәй офыклары

Кабагы да кабагы!

Бура-Киртәдә Җаббаровларның кабагы уңган быел. “Кабак ашагыз, файдалы”, - ди Фәзилә Җаббарова.

Бура-Киртә авылында туып үсеп, бик күп еллар Чаллының 5нче дәваханәсендә пешекче булып эшләгән Фәзилә Шәмсетдин кызы Җаббарова бүгенге көндә лаеклы ялда. Исеме генә ял инде аның, чынлыкта ял итәргә вакыты юк. Ул иртә яздан, караңгы көзгә хәтле Бура-Киртә авылындагы бакчасында төрле үләннәр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Аның бакчасында халык медицинасында кулланыла торган бик күп үләннәр үсә. Фәзилә апаны мин “аяклы халык медицинасы энциклопедиясе”, дияр тдем. Ул һәр үләннең исемен һәм нәрсәдән файдалы икәнен белә, шундук киңәшен дә бирә.
Быел Фәзилә апаның бакчасында кабак бик уңган. Аннан кабакның файдасы турында берничә киңәш. “Элек мин кабак турында сөйли башласам, ул сыер азыгы, кирәк түгел, дип әйтәләр иде. Ә хәзер кызыксынучылар һәм кулланучылар күбәйде. Бакчасында кабак үскән кешегә даруханә юлын таптамаса да була. Әлеге витаминлы яшелчә нинди генә чирләрдән дәваламый! Ул иң беренче чиратта ашказаны-эчәклек системасына уңай йогынты ясый, кабак сыгынтысы эч кибүдән дә коткара, эчәклекләрне шлаклардан чистарта, йокысызлыктан интеккән кешеләргә дә файдалы, онкологиягә каршы да кулланалар. Теш сызлаганда авызга кабып торырга, соңыннан төкерергә кирәк. Кабак кан басымын төшерә. Халык медицинасында кабакны бавырны чистарту өчен дә кулланалар. Хатын-кызларда картаю процессын тоткарлый, тырнак һәм чәчләрне витаминнар белән баета. Кабакның һәр өлеше файдалы,“- ди ул
Дамирә Шәрифуллина. Югары Пәнәче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: