Зәй офыклары

Кабакның без белмәгән файдасы

Кабак файдалы матдәләргә бик бай. Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар.

Бу файдалы яшелчәләрдә тәнебез өчен кирәкле матдәләрнең – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабак витаминнарга да (бигрәк тә В төркемендәге) бай. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм алыштыргысыз С витамины күп.  Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, тәндәге су һәм тозлар алмашына йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзлеген көчәйтә, тәннән тиз арада хлоридларны чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый. Шул ук вакытта пектин матдәләр артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, ашкайнату юлларына бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын торгызырга булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләрнең йогынтысыннан саклый. Кабакның йомшагы озак вакыт эч кипкәндә ярдәм итәргә сәләтле.
Кабак күпләр өчен файдалы. Иң беренче чиратта ул кантамырлар кысылу, тазару, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) сәбәпле кантамырларга тоташтыргыч тукыма үсүдән газапланган кешеләргә ярдәм итә. Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үк куыгының дәвамлы ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә ырудан калу чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда, кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң, ярдәм итми калмас. Халык та, табиблар да кабак нигезендә ясалган даруларны бөрләр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда дәвалану һәм авыруларны булдырмау, шулай ук суалчаннарны куу чарасы буларак кулланалар. Кабак суы дәвасы  Дөрес эчкән очракта, кабак суының бөерләрдән вак ташларны һәм комны чыгару да фәнни яктан дәлилләнгән. Кабак суы ялкынсынуны киметү, сусауны басу, тынычландыру һәм бәвел кудыру үзлегенә ия. Бәвел бүленүдә тоткарлыклар булганда, табиблар юкка гына кабак суын эчәргә кушмыйлар. Суалчаннарны бетерү өчен  Киптереп чистартылган 300 г кабак төшен яхшылап изегез, бал яисә кайнатма өстәгез. Бу катнашманы акрын гына (1 сәгать дәвамында) ач карынга ашагыз. Аннары тозлы эчйомшарткыч су эчегез һәм ярты сәгатьтән туры эчәккә сыеклык кертегез. Үт куыгы ялкынсынган вакытта  Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында өйдә “кабак сөте” эчү файдалы. Аны җиңел генә әзерләргә була. 50 г чистартылган төшкә су (80мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез. Аннары файдалы “сөт”не ач карынга эчегез. Авыру бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә ярдәм итәр. 250-500 г орлыкка 0,5-1 л кайнар су салына, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчегез. Үт кудыру өчен  Кабак йомшагын турап, тары боткасы пешерегез. Боткага май, сөт, бал өстәгез. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз. Үт куыгы авырулары вакытында аның файдасы инде күптән сыналган.  
https://tatar-today.ru/2018/11/36372/.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: