Зәй офыклары

Кач мануда су коенганда куркынычсызлык чаралары турында онытмагыз

Качману бәйрәмендә күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, иминлек турында да онытмагыз. Бу уңайдан гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.

Табиблар суга чумуны кискен һәм хроник (көчәйгән чорында) чирләр – тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, күз, сулыш органнары, ашказаны, тире авырулары булган кешеләргә  ярамавын искәртә.
Суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.
Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк.
Баш мие тамырларының рефлектор кысылуын булдырмас өчен суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керү зарур.
Су эчендә 1 минуттан артык торырга ярамый.
Бәкедә чумынып чыкканнан соң, махер сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк.
Җиләк-җимешләр салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: