Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Кадер китапханәсенә каләм тибрәтүчеләр җыелды

Туган як елы уңаеннан Кадер авыл китапханәсендә әле күпләргә таныш та булмаган, җирлегебездән чыккан каләм тибрәтүчеләр “Туган төбәгем – сиңа бүләгем” дип аталган әдәби кичәгә җыелды.

Районыбызда игълан ителгән Туган як елы уңаеннан Кадер авыл китапханәсендә әле күпләргә таныш та булмаган, җирлегебездән чыккан каләм тибрәтүчеләр “Туган төбәгем – сиңа бүләгем” дип аталган әдәби кичәгә җыелды. Алар һәрберсе туган авыл, туган нигез темасына багышланган, сагыну-сагышлары аша сугарылган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләргә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылды.
Кичә республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авылыбызның иң яшь шигырь сөючесе, районкүләмендә үткәрелгән күп кенә конкурслар җиңүчесе Альмира Абрамова башкаруында Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре белән башланды.
Аннан сүз авылыбыз шагыйрьләренә бирелде. Гөлсем Мирзыянова даими рәвештә үзенең иҗаты белән интернет челтәрләрдә таныштырып бара, республика һәм район конкурсларында да еш катнаша. Бу кичәдә ул күңелләргә үтеп керерлек итеп язылган “Авылыма кайттым” һәм газиз әниләргә багышланган “Әйтелмәгән сүзләр” дигән шигырьләрен укыды:
Авылыма кайттым, иркен урамнары,
Рәхәт монда сулар һавасы.
Биек минем авылымның тавы,
Бормаланып ага Зичә елгасы.

Алсу Әюпова үзе иҗат иткән “Туган нигез” җыры белән автор башкаручы буларак җирлегебездә хөрмәткә лаек. Туган як темасына үткәрелгән чаралар Алсу Фәитовнадан башка үтми. Үзенең моңла тавышы белән күңел кылларын тибрәндерә, уйландыра, моңландыра:
Туган якка кайтып киләм
Каршы ала горур таулары.
Ялан тәпи баскан тузанлы юл
Салмак аккан Зичә сулары.
Әнисә Аверьянова да соңгы елларда бик күп кенә шигырьләр иҗат итә. Китапханәдә үткәрелгән чараларда еш катнашып килә. “Әни авыр хәлдә урын өстендә яткан вакытта шигырьләр яза башлдаым”,-дип каләм тибрәтүгә кереп китүен әйтте ул. “Әнигә шигырьләрне укыгач, кызым, кеше җыелган җирләрдә шигырьләреңне укырга тырыш, мин үлгәч, дога булып барырлар”, - диде ди ул. Ул да үзенең туган авылы Әхмәткә багышланган шигырьләрен укыды.
Калды әнкәй картлык көнендә
Ялгыз гына тормыш күрергә.
Саубуллашып чыгып киткән вакыт,
Бигрәк авыр була күңелгә.
Кичәдә ял сәгате дә оештырылды. Барыбыз бергәләшеп уеннар уйнадык.
Людмила Николаевна мәдәният тормышында үткәрелгән чараларда актив катнашучыларның берсе. Үзенең сәнгатьле уку осталыгы белән аерылып тора. Республика конкурсларында да бик еш катнаша һәм призлы урыннарга ия була. Аның өстенә шигырьләр дә иҗат итә. Бүген ул туган авылы Әхмәткә багышлап язылган шигырен укыды: Өч гасыр тарихлы ул,
Туган авылым Әхмәтем.
Күпме генә әйтсәм дә,
Чиксез сиңа рәхмәтем.
Иҗатташ дусларым, барыгызга да иҗади уңышлар теләп калам. Сау- сәламәт булыйк! Алга таба да шулай очрашып, күңел байлыклары туплап яшәргә язсын дигән теләктә калам.
Ямьле Зичә буйларында
Горур тауга ышыкланып.
Гомер иткән туган авылым,
Азан тавышына сокланып. (Г. Сөләйманова)

Гөлфия Сөләйманова, Кадер авылы китапханәчесе .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев