Зәй офыклары

Кадердән Кондратьевлар шәҗәрәләр бәйгесеннән җиңү белән кайтты

17 сентябрьдә Актанышта “Без тарихта эзлебез“ шәҗәрәләр бәйгесенең төбәк этабы узды.

 Бәйге республиканың  Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Анда Минзәлә, Зәй, Әгерҗе, Чаллы, Тукай,  Актаныш районнарыннан гаиләләр катнашып,  үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте.

Зәй районыннан Кадер авылында яшәүче Кондратьевлар гаиләсе үзләрен бәйгедә сынады. Мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан  яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агачы – шәҗәрәләр урын алган иде. Сәхнәдә исә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде.                             

  • Гаилә тарихын өйрәнүне һәм белүне мин бик мөһим дип саныйм. Һәм мин бу бәйгедә теләп катнаштым. Һәр нәселнең горурланырлык шәхесләре була. Бу эштә миңа булышкан хезмәттәшләремә зур рәхмәтлемен, ди Александр Кондратьев.

Райондашларыбыз  бәйгедә үзләрен лаеклы күрсәтә алдылар. Бәйгенең   нәтиҗәләре буенча зона этабының җиңүчесе дип Актаныш районы табылды, зәйлеләр - икенче, Тукай районы өченче урында. Җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.Кондратьевлар гаиләсен зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Сиринә Хөснетдинова, район мәдәният йорты хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: