Яңалыклар

“Каенкай” балаларына Сталинград сугышы турында сөйләделәр

Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан Зәйдә төрле чаралар үткәрелә.

Сталинград янында 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр барган сугыш Кызыл армиянең немец-фашист гаскәрләрен җиңүе белән төгәлләнә. Сугышта Татарстанда җыелган һәм җирле халык акчасына төзелгән поезд һәм самолетлар кулланыла, республикада җыелган танк, кавалерия һәм укчы корпуслары да сугышка озатыла. Сталинград сугышында 22 мең татарстанлы  һәлак була.  Ватаныбыз азатлыгы өчен канкойгыч сугышта башларын салганнарны, көрәшүчеләрне хәтердә тоту, онытмау  – безнең бурыч. Сталинград сугышында катнашучылар арасында зәйлеләр дә  була: Габдулла Сәлахи улы Шаһиев, Николай Васильевич Мишаров, Андрей Тарасович Моисеев, Кәлимулла Габдулла улы Габитов, Павел Николаевич Краснов, Михаил Васильевич Тарасов, Николай Петрович Сабаев, Леонид Яковлевич  Мачтаков  һәм башкалар.      

          “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” һәм “Ул көннәрнең даны мәңгелек” проектлары кысаларында 2 февральдә Зәй туган як  тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Сталинград: батырлык һәм каһарманлыкның 200 көне”  дип исемләнгән тарихи дәрес үткәрде. Аңа “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Балалар өчен хәтер залында презентация күрсәтелде. Дәрес барышында балалар солдатлар һәм аларның ничек киенүләре, Павлов йортын кем саклавы һәм анда Зина исемле кызның ничек анда пәйда булуы турында белделәр. Шулай ук аларга “Гвардия” эзтабарлар отряды эзләнүләрдән алып кайтан сугыш әйберләре күрсәтелде, аларны куллары белән тотып та карады балалар. Безнең яшь кунакларыбыз бу көнне сугыш турында гына белеп калмыйча, биремнәр дә алдылар.  Һәр балага Сталингард сугышы турында рәсемнәр таратылды һәм алар бу рәсемнәрне дүшәмбе көнгә бакчага буяп килергә тиеш. Ә без аларның эшен карау өчен “Каенкай”га барачакбыз.

Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Каенкай” балаларына Сталинград сугышы турында сөйләделәр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар