Зәй офыклары

“Каенкай” балаларының музейга беренче сәяхәте

4 декабрьдә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеена “Каенкай” балалар бакчасыннан нәниләр килде. Бу аларның музейга беренче мәртәбә килүләре иде.

Сәяхәтебез тылсымлы телевизордан башланды, ул тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитәчәген белдерде. Тарих залында балалар Зәй крепосте һәм аның беренче яшәүчеләре ничек киенүен белделәр. Шулай ук археологи казылмалар – мамонт тешләрен дә кызыксынып карады балалар.  
Икенче катта аларга Олимпия чемпионы Федор Симашев турында мәгълүмат бирелде.  Граммофон да кызыксыну уятты аларда. “Хәтер залы”нда малайлар хәрби экспонтаар белән танышып кына калмыйча, “хәрби госпиталь”дә дә булдылар.
Соңыннан балаларга йолдызчыклар бүләк ителде, алар өй иясе йортында яшеренгән иде.
Светлана Долгова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: