Зәй офыклары

Кама аръягы эшмәкәрләре Роспотребнадзор җитәкчесе белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк

19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ТР Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Марина Патяшина белән бәхәсле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләячәк, пробле­маларны уртага салып сөйләшәчәк. Очрашуда ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов чыгыш ясаячак. Марина Патяшинага...

19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ТР Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Марина Патяшина белән бәхәсле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләячәк, пробле­маларны уртага салып сөйләшәчәк. Очрашуда ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов чыгыш ясаячак.

Марина Патяшинага сорау бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлү мөһим яки гаризаны электрон почта (RT@ombudsmanbiz.ru) аша җибәрергә мөмкин. Шулай ук очрашуда катнашуга теләк белдереп, проектның кол-үзәгенә 8 (843) 203-44-17 телефоны аша шалтыратырга була.

"Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 елның ахырыннан даими режимда эшли. Бу вакыт эчендә бизнес вәкилләренең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Чаллы мэрлары Илсур Метшин һәм Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ТР ФАС), Марина Патяшина (ТР Роспотребнадзор), Артем Сидоров (ТР Экология министрлыгы) һ.б. белән 18 очрашуы үткән. Проект бизнеста уңай хәл ителгән проблемаларның дистәләгән тарихын туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: