Зәй офыклары

Камаллылар килә безгә...

Бүген-23 августта “Энергетик” Мәдәният сараенда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган “Агыла да болыт агыла…” шигьри спектакле була.

Мәдәният сарае директоры Айгөл Искәндәрова әйтүенчә, безгә камаллыларның килүе Мәдәният елы кысаларында оештырылган. Шунысында әйтик, спектакль зәйлеләргә бушлай күрсәтеләчәк.
“Агыла да болыт агыла…” спектакле бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлана. Аның нигезендә Туфанның Новосибирск якларында сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: