Зәй офыклары

“КамАЗ” арты “КамАЗ” килә

“Восток” агрофирмасының “Үрнәк” җитештерү комплексында көзге бодайны суктырганда “КамАЗ” машиналарының берсен-берсе уздырып басудан ындыр табагына ашлык ташуларына күз дә иярми.

Әлеге  “КамАЗ” машиналарын иярләүчеләрнең берсе - Адель Төхвәтуллин. Түбән Камада эшләгән егет Баграж якларыннан булган Мария белән гаилә корып,   авылга яшәргә кайткан. Адель белән Мариянең бер яшьлек уллары Радмир үсеп килә. Гаилә башлыгы бер ел инде “КамАЗ” машинасы иярләп, ашлык, чөгендер ташу белән мәшгуль.
-Авылда төпләнеп калып, үз йортыбызны булдырырга исәп, - ди Адель, елмаеп.
Ул да булмады, Әдел иярләгән машина кузовына  комбайн бункерыннан   ашлык бушатылды һәм ул Сарсаз-Баграж ындыр табагына юл алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: